Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Людмила Аланлы: “Григорий Родионов – минем остазым"

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Григорий Родионов шагыйрә, автор-башкаручы Людмила Аланлының остазы булган

Бу минем өчен зур югалту, тирән кайгы. Ул минем шигърияттә остазым да, авылдашым да иде. Без аралаша идек. Хәлләрен белешеп үзем шалтырата идем.

Григорий Родионов “Бәхет телим сиңа” дигән китабымның редакторы булды. Казанда укыган елларда минем шигырьләремне укып, киңәшләрен бирә иде. 2014 елда Татрстан Язучылар союзына кердем. Монда Григорий Васильевичның ярдәме зур булды. Эстрада өлкәсендә дә ярдәм итте. Григорий дәдәй белән язган уртак берничә җырыбыз да бар. Аның ярдәме күп булды. Шулкадәр дә фидакарь җанлы, кешелекле иде ул. Андый кешене эзләп табу бик кыен. Ул эчкерсез, олы йөрәкле, ихлас, юмор хисле, изге күңелле, затлы кеше иде. Дөньяда нинди яхшы сыйфатлар бар, алар бөтенесе дә Григорий Родионовта тупланган. Кеше шундый да зыялы булыр икән дип соклана идем.

Бик авыр бит ул кадерле, якын кешеләрне югалту. 2021 елда әбием дә китеп барды. Ул Григорий Родионовның беренче укытучысы иде. Зур югалту кичердем үз вакытында. Менә хәзер Гөргөри дәдәй дә китте инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев