Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Луиза Янсуар шигырьләрен укыгыз

Автор шигырьләрен тәкъдим итәбез

Югыйсә
Иделне кубарып җил исә...

кайдандыр –

Тынлыкның түреннән.

Тавышын ишетеп уяндым.

Качырды йокымны бүген дә.

Уяндым, шул тавыш эчендә

ишетеп тыенкы көлүен

кыңгырау чәчәкнең.

Көтүгә

әйдәкләп

Актырнак өрүен.

Төшләрдән төшләргә күчкәләп,

бер кайта,

бер килә йөрибез.

Ил дә шул

югыйсә.

Дәвер дә.

Тузганак таҗларын көрибез.

Ә аннан –

шашынган карларны...

Үзгәреш көтәбез –

кемнәндер!

Офыкта бер күкрәү

уяна…

Ул, бәлки,

соңарган сөрәндер?!

Төмәнче

гаскәрен барлыйдыр:

кем үле бу илдә?

Кем тере?

Иделне кубарып җил исә...

Җил түгел.

Халкымның хәтере.

 

Кичке пастораль

Урамнарга кич кергәндә,

җил төргәндә – сине, мине, –

баш очында йолдызлана,

коңгызлана Аның иле...

Дөнья җиргә яңа туган,

күзен ачкан сабый ише.

Кайсыбызның өнедер бу,

кайсыбызның, белмим, төше.

Белмим.

Көләм!

Кыңгыраулар

көлә ерак басуларда.

– Алар, – дисең, – шундый наян

һәм нәзберек – ачулана –

Ялгыш кына орынсаң да...

кыңгыраулар –

күгең төсе.

Тып-тын гына эри бу кич,

биләвенә төреп

безне.

Кичләр хәзер сиңа охшаш –

үзе сабый,

бакый үзе,

дөнья җиргә яңа туган:

тибрәп тора

ап-ак бүзе.

Урамнарга кич кергәндә...

– Томан, – дисең, –

көзге... томан...

Мин кыңгырау

сабагында –

өзелми –

чак эленеп торам.

 

Мәрмәр

Кичке мәйданнарга күләгәләр яткач,

Йә күперләр кабат үз урынына кайткач,

Йә әйләнгәч дулкын, Дионистай, сынга,

Ышан янә бер кат монда кайтасыңа.

Ышан бер карусыз. Булмаганга чараң.

Ярты гасыр буе төзәлмәгән яраң

Төзәлерме әллә яңа яртысында?!

Бу бердәнбер пунктир йөрәк картасында:

Без очрашыр йортлар һәм тыкрыклар булган –

Вәгъдәләрсез, антсыз... Бары каударлыктан...

Горурлыгың тыяр һәм үзеңне җиңәр,

Пәлтәң якасыннан йолкыганда җилләр.

Һәм ышаныйм моңа тәүге кабат мин дә.

Бу – гашыйклар, диеп уйласыннар җирдә.

Үзебез... ул серне чишми китик,

Яме!

Калсын мәрмәрләнеп иреннәрдә тәме.

...кемдер, килеп, кабат чишкәнчегә хәтле...

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев