Ләкеләр Кырымнан җиңү белән кайтты
Хәбәрләр

Ләкеләр Кырымнан җиңү белән кайтты

17-27 августта Кырым Республикасының Кара диңгез районы Межводное авылында традицион “Алтын мәйдан” халыкара этник фольклор фестивале узды.

Фестивальдә Татарстаннан өч керәшен ансаамбле – Сарман районы Ләке авылыннан “Айбагыр”, Әлмәтнең Кәләй авылыннан “Кәләем” һәм Кайбычның  Иске Тәрбитеннән “Сәүдияр” этник коллективлары катнашты.

“Айбагыр” балалар ансамбле җитәкчесе Римма Тимирова “Атлын мәйдан” инклюзив конкурсының “Халыкчан җырлау” номинациясендә – икенче, “Атлеш” этник конкурсының “Аутентик формада эшләүче анмабльләр һәм солистлар” номинациясендә өченче урыннарга лаек булган.  

Шулай ук “Айбагыр” коллективы да “Алтын мәйдан” конкурсында “Хореография” номинациясендә икенче һәм өченче урыннар алган.

 


Нет комментариев