Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләке Питрауны үз көнендә уздырды

Ләкедәге бу бәйрәм Сарман районының керәшен авылларындагы карендәшләрне генә түгел, тирә-яктагы татарларны да үзенә җыйды.

Ләкедә Питрауга кызларның үзләре үргән такыяне башларына киеп килү кебек матур бер гадәт бар. Бу юлы биредә, хәтта, Питрау себеркесен дә керәшен кызларына гына бәйләттеләр. Бәйрәм комиссиясе иң матуры, иң шәбе дип, Ләке кызы Светлана Аксакова бәйләгән себеркене тапты. Светлана әле, халык традицияләрен иң яхшы белүче буларак та, Сарман җирле керәшен оешмасының махсус дипломына ия булды.

Ләкенең бу бәйрәмендәге чибәрләр конкурсында керәшен кызлары белән беррәттән, татар кызлары да катнаша. Шунлыктан конкурсны “Питрау чибәре”дип йөртәләр. Быел Ләке Питравында иң чибәр кыз исемен яулау өчен 10 кыз тапкырлыкта, уңганлыкта, йолаларны белүдә сынашты. Нәтиҗәдә, “Питрау чибәре” титулын Минзәләбаш авылыннан Диләрәм Ишанова (әтисе – Роман) яулады. 2нче урында – Ләке кызы София Комиссарова (сүз уңаеннан, ул быел Җөридәге Питрауда оештырылачак “Кряшен чибяре” ярышында да катнаша). 3нче урынны Куҗак авылыннан Гөлнәзирә Сабирова алды. Ә кызларның калганнары төрле номинациядә җиңүче дип табылды. Кызларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Керәшеннәрнең кунакларны каршы алу йоласы белән башланып киткән Питрауда бу бәйрәмгә  хас барлык төр уеннар, ярышлар оештырылды. Милли көрәштә баш батыр исемен Сарманнан Алмаз Миңнехуҗин яулады.

Бәйрәм икән, бүләксез һәм яхшы теләкләрсез булмый, әлбәттә. Ләке Питравына махсус килеп, Сарман муниципаль районы башлыгы Фәрит Хөснуллин котлап чыгыш ясады. Һәм алдынгыларга Мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Сарман муниципаль районы башлыгының рәхмәтенә лаек булучылар арасында Ләке авыл җирлеге башлыгы Лилия Шәрипова, авыл мәдәният йорты хореографы Раиля Асанова, район ветераннар советы белгече Лилия  Мәүлиева, Ләке мәктәбе директорының тәрбия эше буенча урынбасары Зөлфия Мәхмурахманова, география һәм тарих укытучысы Әлфия Комиссарова да бар.

Ләке авылы мәдәният йорты директоры Юрий Антонов муниципаль районның яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге Мактау грамотасына лаек булды.

Ләке мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Римма Тимировага Татарстанның мәдәният өлкәсендә инновацияләр кертү һәм традицияләрне саклау ресурс үзәгенең Мактау грамотасы тапшырылды.

Авыл тормышында актив катнашканнары өчен, Ирина Галимҗанова, Петр Лукин, Вәсим Вахитов, Валентина Тазова һәм Халидә Нәбиевага, шулай ук, күпьеллык тырыш хезмәте өчен, почта хезмәткәре Людмила Биканова Ләке җирлеге башкарма комитетының Рәхмәт хаты бирелде.

Ләке .Питравы “Игәнә” керәшен халык фольклор ансамбле (җитәкчесе –Раиля Асанова), “Айбагыр” керәшен балалар фольклор ансамбле (җитәкчесе – Римма тимирова). Чыгышлары белән үрелеп барды.

Татарстанның халык артисты Виталий Агаповның һәм Чаллыдан “Карендәшләр”ансамбленең җырулары, алып баручы Илнур Гомәровның уен-көлкесе Ләке Питравына аерым бер ямь өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев