Ләке мәктәбендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” девизы астында “Күңелле ярышлар” үткәрелде
Хәбәрләр

Ләке мәктәбендә “Сәламәт тәндә - сәламәт акыл” девизы астында “Күңелле ярышлар” үткәрелде

7 апрель Бөтендөнья сәламәтлек көне.

 Шул уңайдан Ләке төп гомуми белем бирү мәктәбендә башлангыч сыйныфлар арасында “Сәламәт тәндә-сәламәт акыл” девизы астында “Күңелле ярышлар” үткәрелде. Бу турыда "Сарман" газетасы хәбәр итә.

Укучылар җитезлектә, тапкырлыкта көч сынаштылар. Йөгерделәр, сикерделәр, хәрефләрдән сүзләр төзеделәр. Сәламәт булуга таба бер адым алга ясадылар. 
СӘЛАМӘТЛЕК- кешенең иң зур байлыгы. Сәламәт булганда гына кеше үзенең теләкләренә ирешә, әйләнә тирәдәге матурлыкны таный ала,тормыштан ямь таба,шаяра хыяллана. 


Нет комментариев