Ләке кыз озатты
Хәбәрләр

Ләке кыз озатты

Оксананы, бу керәшен авылындагы матур гадәт буенча, ак бистәргә бастырып, матур теләкләр белән, ата-анасы йортыннан озатып калдылар.

Оксана – Римма һәм Юрий Антоновларның кызлары. Юрий Григорьевич – Ләке мәдәният йорты директоры, ә Римма Валентиновна – сәнгать җитәкчесе.

Кыз китәчәк йортка барлык туган-тумача, дус-иш һәм авылдашлары җыелган иде. Ак туй күлмәге кигән бәхетле кызны, туган йорты капкасыннан чыкканда, җиргә җәелгән ап-ак бистәр көтте. Бистәрнең ике ягында – ике түти: күршеләре Люция Чернова белән Оксананың үз әбисе (әтисенең анасы) Лидиянең Түбән Чыршылыда яшәүче туганнан туганы Мария Андрова.

Туган йортның ишегалды капкасыннан чыгучы кызны ак бистәргә бастыруның үз сере бар – барлык якыннары һәм Ләке халкы Оксананың гаилә юлы да шушы ап-ак бистәрдәй матур, бәхетле булуын тели.

Егерме бер яшен тутырган Оксана Яр Чаллы шәһәрендәге ашыгыч медицина ярдәме дәваханәсенең реанимация бүлегендә шәфкать туташы булып эшли.

Ә аның гаилә тормышындагы пары Илшат Фәррахов – “Пионер-2000” җәмгыятендә.

Яшьләр Яр Чаллы шәһәрендә яшиләр.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Куркэм пар!