Любовь Павлова: «Балык тоту нерв системасын тынычландыру өчен менә дигән шөгыль»
Балык тотарга яратмаган кеше сирәктер. Бу шөгыльне аеруча ир-атлар ярата.
Шулай да хатын-кызлар арасыннан да балыкчылык белән кызыксынучылар юк түгел.
Кукмара районының Үрәсбаш авылында гомер итүче, актив карендәшебез Любовь Павлова да шундыйлардан. Ул да сәпидкә утырып елга буена төшә. Шунысы кызык, күбесен тоткан балык саны түгел, ә процесс үзе кызыксындыра.
«Ий, рәхәт бит ул балыкка бару, балык тоту! Нерв системасын тынычландыру өчен менә дигән шөгыль. Яңа тотылган балыкның тәмлелеге... Без балык ашы пешерергә яратабыз. Тотылган балыкка карап, сокланмыйча мөмкин түгел», – дип сөйләде ул.
Әйе, тикшеренүчеләр балык тоту йөрәк-кан тамырларын, иммунитетны ныгыта дип тә белдерә. Балык тотканда, йөрәк тынычлана, иркен сулыш алына, шунлыктан үпкәләр яхшырак вентиляцияләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев