Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтованың «Джазлы Казан» дип аталган җыентыгының презентациясе булачак

Лидия Әхмәтова ноталар җыентыгы чыгарды

25 февральдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә Лидия Әхмәтованың «Джазлы Казан» дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдим итү кичәсе узачак. Кичә 10.00 сәгатьтә башлана, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Китап Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Татарстан Филармониясенең джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтованың профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган. Анда кырык бер әсәр тупланган.

«Джазлы Казан» — республикада татар джазына багышланган беренче китап. «Джазлы Казан» ноталары җыентыгы, вокал башкару сәнгатенә ярдәм итү һәм аны үстерү өчен, Татарстан Республикасының белем бирү музыкаль учреждениеләренә бүләк ителәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев