Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова: "Җыентыкта минем тормышым, бар иҗат юлым чагылыш тапты"

Лидия Әхмәтова татар джазына багышланган "Джазлы Казан" җырлар һәм ромаслар җыентыгын тәкъдим итте

25 февральдә Лидия Әхмәтова "Джазлы Казан" дип аталган ноталар һәм романслар җыентыгын тәкъдим итте. Китапның презентациясе Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә булды.

Җыентык Россиянең атказанган, Татарстан Республикасының халык артисты, педагогика фәннәре кандидаты, профессор, Татарстан Филармониясенең джаз-оркестры директоры Лидия Әхмәтованың профессиональ иҗат эшчәнлегенең 30 еллыгына багышланган. “Җыентыкта минем тормышым, бар иҗат юлым чагылыш тапты. Балачактан ук көйләр көйләп, җырлап йөрдем. Казан дәүләт консерваториясендә музыканы нотага салырга өйрәндем. Эшли башлагач, иң беренче җырымны Гөлшат Зәйнашева сүзләренә яздым”, – дип сөйләде ул.

Лидия Әхмәтова "Джазлы Казан" җыентыгының Татарстан Республикасының белем бирү музыкаль учреждениеләренә биреләчәге турында әйтте.

Җыентыкка барлыгы 41 җыр һәм романс кергән. Шулар арасында Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев шигыренә язылган “Дусларыма” җыры да бар. Кичәгә Георгий Ибушев үзе дә килгән иде. “Без Лидия белән 40 ел таныш. Бергә укыдык, концертлар да куйдык. Лидия нинди генә эшкә тотынса да җиренә җиткереп эшли торган кеше. Ул: “Безнең дуслык хакына бер шигырь яз инде", диде. Шигырьне болай гына язып булмый, аңа бер төрле халәт кирәк. Бу шигырьне язганчы башыма бер сүз килде. Бер утыруда шигырьне язып та куйдым. Шуңа тиз генә көе дә язылды”, – дип искә алды Георгий Ибушев. Шулай ук, җыентыкта Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим), Фәнис Яруллин, Роберт Миңнуллин, Флера Тарханова, Разил Вәлиев кебек шагыйрьләрнең шигырьләренә язылган җырлар да бар.

Җыентыкның рецензентлары – Айдар Фәйзрахманов, Сергей Васильев. Музыкаль редакторы Ильяс Камалов булган.

Ильяс Камалов җыентыкны универсаль дип атады: "Бик матур һәм кирәкле җыентык чыкты. Җырлар профессиональ, шул ук вакытта бик аңлаешлы телдә язылган. Бу җырларны барлык кешеләр дә аңлый ала. "Джазлы Казан" дип аталса да, монда романслар да, халык җырлары да кертелде”.

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин Лидия Әхмәтованың Татарстанда джазны популярлаштыруга керткән зур өлешен билгеләде. “Лидия Әхмәтова джаз өлкәсендә зур эшләр башкара. Джаз безнең культураның аерылгысыз өлешенә әверелде. Бүгенге көндә джаз оркестры барлык концертларыбызны бизи”, – диде ул.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев