Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Пасыева: «Олег Фазылҗанов уйнамый, спектакль эчендә «яши» генә!»

«Керәшенчә марафон»ның 17нче көнендә «Яраткан артистым» темасына язалар. Марафончы Лидия Пасыева Олег Фазылҗанов турында язган.

Кичә безнең Мамадыш районы Усали культура йортында шундый шәп концерт булды. Олег Фазылҗанов “ду китереп” концерт куеп китте. «Татарстанның атказанган артисты Олег Фазылҗановны яратасыңмы син?” – дисәләр: “Яратам!” – дим. Театр артисты буларак, күптән хөрмәт итәм, яратам инде. Уйный белми бит ул, спектакль эчендә “яши” генә. Табигый, ихлас, ничек бар - шулай, хәтта теле -“акцент”ы да үзенеке.
Ә концерты? Шундый матур булды! Концертта бит Олег Фазылҗан алып баручы ролендә түгел, җырчы буларак чыгыш ясады. Җырларының моңлылары да, шаяннары да, уйландыра торганнары да җитәрлек иде. Бу концертның тагын шул ягын яраттым – җырларның рәхәтләнеп кушылып җырлый торганнары сайланган. Артист җырлый – тамашачы кушыла - зал җырлый.
Камал театры артистының сәхнә теле турында сөйләп тору кирәк тә түгелдер, ләкин юморы да урынлы, җитдилеге дә килешә, күздән яшьләр дә чыгарта, кыскасы, яраттыра. Җырлары - үзе бер спектакль, килештерә белә, күңелгә рәхәтлек бирә.
Җырчыларыбыз Снежана Абрамова, Татьяна Ефремованы да бик ошатып калды халык. «Андрейка» вокаль- инструменталь ансамбле» ямь өстенә ямь биреп, алкышларга күмелде. Ансамбльләр тансык бит хәзер. Фарил Дөлмиев – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре – халкыбыз моңнарын төрле уен коралларында “сипте”. Районыбыз горурлыгы.
Күпме мактасам да, нихәтле язсам да, нәрсә дим? Барып күрергә кирәк. 3 сәгатьлек концертның ничек үтеп киткәне сизелмәде дә...
Рәхмәт, Олег! Үзеңә дә, коллективыңа да. Мо-лод-цы!
****
Бу тема буенча, таныш-белешләр Россиянең атказанган, (халык дип язганмын, киредән төзәттем, Амин шулай булсын!) Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев турында язар дип көткәннәрдер. Аның Владимирда, Усалида, Албайда, хәтта Казанда узган концерт-очрашулары турында язганым бар. Яратам, хөрмәт итәм, таланты алдында баш иям Ибушевның.
Аралашып, хәл белешеп, сөйләшеп торабыз, Аллага шөкер!
Менә бүген күпкырлы талант иясе Олег Фазылҗанов турында язасым килде. Үзебезнең Олег турында!

"Керәшенчә марафон" ВКонтекте социаль челтәрендә бара. Марафонга республика буенча 40 карендәшебез кушылды. Алар һәр көнне төрле темаларга үзләренең ВКонтакте битләрендә постлар урнаштыралар. Марафончылар язганнарны #керәшенчәмарафон #туганайлармарафоны хештеглары аша кереп укырга була. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев