Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Лидия Әхмәтова оркестр белән джазлы концерт куячак

Иҗат кичәсе артистканың юбилеен багышланган.

4 февральдә Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясе залында Россиянең — атказанган, Татарстанның Халык артисткасы Лидия Әхмәтованың юбилей кичәсе узачак. 

Иҗат кичәсенә артистка инде көздән үк әзерләнә башлаган — кызыклы музыкаль программа көтелә. 

— Кичә буе тере тавыш яңгырар, чөнки сәхнәгә чыгачак артистлар Филармониянең джаз оркестры аккомпанементы астында чыгыш ясаячаклар. Соңгы айларда укучыларым, коллегаларым белән районнарда, Казанның төрле мәктәпләрендә концертлар оештырдык. Анда джаз да, фольклор да яңгырады. Әлбәттә, андый музыка махсус әзерлек таләп итә, ләкин укучылар бик җылы каршы алдылар. Филармониядә узачак концертка да иҗатташ дусларымны, укучыларымны чакырдым. Кызыклы гына килеп чыгар, дип уйлыйм, — дип уртаклашты Лидия Алексеевна.

Концертта Татарстанның атказанган артисткасы Эльмира Кәлимуллина, Илгиз Шәйхразиев, Азат һәм Алинә Кәримовлар, Динар Шәрәфетдинов, Амелия Феофанова һәм башкалар чыгыш ясачак. Ә кичәне К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театры артисты Артем Пискунов һәм телевизион тапшырулар авторы Айзилә Батырханова алып барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев