Лиана Маркова: «Иртәме, соңмы һәр кешенең гаиләле буласы киләдер»
Керәшен яшьләренең гаилә кору турындагы фикерләре.
Лиана МАРКОВА, Башкортстаның финанс министрлыгы белгече, 25 яшь:
— Бер-берсен яраткан кешеләрнең бәхетле күзләрен, балалы гаиләләрне күрү күңелгә рәхәт һәм җылылык өсти. Шул вакытта мин гаиләнең җәмгыятьтәге роле белән бергә, аның әле кешегә шәхес буларак үсүдә дә әһәмияте зур икәнен аңлыйм. Иртәме, соңмы һәр кешенең гаиләле буласы киләдер.
Ә гаилә кору вакытына килсәк, минем өчен бернинди кысалар да юк, ул чикләүләр — һәрбер кешенең үз башында. Киләчәкне яраткан кешегездән башка күрмисез икән, димәк, гаилә корыр вакыт җиткән.
Балалар турында уйлаганда да, монда «тиеш» дигән сүз юктыр. Ничә бала дигәндә, аларның саны тормышта һәрберсе өчен уңай шартлар тудыра алуга бәйле булырга тиеш. Шушы шартларга мин, беренче чиратта, матди якны кертәм. Беренче дәрәҗәдәге кирәк-яракны тәэмин итү һәм, шулай ук, аларга тиешле белем бирү. Дәүләт тарафыннан ярдәм бар, әмма ул бала кечкенә чакта гына җитәдер. Тагын бер мөһим әйбер — вакыт. Гаиләдә вакытны бөтен балаларга җитәрлек итеп бүлү. Бөтенесен бертигез күреп, бертигез игътибар бирә алырлык булсын. Үз көчемнән чыгып, гаиләмдә икедән артык бала булуын теләмәс идем.
Бүгенге көндә хатын-кызлар бик көчле. Без эшлибез дә, гаилә дә карыйбыз. Минемчә, хәзерге дөньяда бер генә роль үтәү мөмкин түгел. Хатын-кыз эштә — мөстәкыйль шәхес, ә өйдә — гаилә учагын саклаучы.
Киләчәгемме? Мин, әлбәттә, балаларабыз булган тулы гаиләм булуын телим. Ирем белән икебез дә эшле кешеләр. Ял көннәрен балаларга багышлаячакбыз. Гаилә белән бергә, беренче чиратта, үзебезнең ил буйлап сәяхәт итү дөрес булыр дип уйлыйм. Һәм, әлбәттә, балалар вакытны авылда әби-бабайлар белән уздырсын иде. Чөнки нәкъ менә әбиләрем аша мин үз гаиләмнең, ыруымның, милләтемнең тарихын белдем, анда хезмәткә дә мәхәббәт уянды. Үз балаларымның да шулай булсын иде...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев