Ленино мәктәбе укучылары өлкәннәргә ярдәм итә
Безнең халыкта элек-электән өлкәннәргә хөрмәт һәм ярдәм итү изге эш дип саналган.
Мәктәпләрдә тәрбия эшендә дә укытучылар моны үзләренең максаты һәм бурычлары итеп саныйлар. Балаларда шәфкатьлелек, кешелеклелек сыйфатлары булдырырга тырышалар.
“Бу көннәрдә Ленино авылы мәктәбенең 6-9 класс укучылары, кар күп яуганлыктан, волонтерлык эшен активлаштырдылар. Малайлар көрәкләр тотып, ярдәмгә мохтаҗларга, ялгыз кешеләргә, уллары хәрби операциядә булганнарга барып, йорт тирәләрен кардан чистарттылар. Өлкәннәр өчен андый ярдәм бәяләп бетергесез. Өлкән буын бит зур кар көртләрен һәм түбәдәге карны җиңә алмый.
Әлеге акциянең максаты яшь буында игелекле гамәлләр кылырга омтылыш тәрбияләү, җәмгыятьтә бердәмлек,үзара ярдәмләшү, коллективизм һәм өлкәннәргә карата ихтирам хисләрен ныгыту.. Активистлар бик күп рәхмәт сүзләре ишеттеләр”,– дип яздылар Ленино мәктәбеннән.
Фото: МБОУ "Ленинская СОШ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев