Лена Бичарина: Яңалыклар күп була торган яшьтән уздым инде мин
Хәбәрләр

Лена Бичарина: Яңалыклар күп була торган яшьтән уздым инде мин

Татарстанның халык артисты Лена Бичарина иске елның иң истәлекле вакыйгасын атады.

– 2022 ел тормышыма кискен үзгәрешләр кертмәде. Яңалыклар күп була торган яшьтән уздым инде мин, сиксән ягына чыктым. Иске Корбашта (җырчының туган авылы – ред.) әнидән калган йорт бар. Бакча эшләре белән мәшгуль булып, җәйне авылда үткәрәм. Кышка Казаныма кайтам.

12 ноябрьдә җырчы Ярамир Низаметдиновның сольный концерты булды. Консерватория залында бик матур юбилей кичәсе уздырдык. Исән-сау булып, күбрәк шундый истәлекле чараларга җыелырга язсын.


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Иске Корбаш как переводится

    • аватар

      Без имени

      0

      0

      Однокласница моей мамы, здоровья и долголетия.