Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Ләкенең фольклор ансамбльләре фестивальдә дипломга лаек булдылар

29 июльдә Әлмәт шәһәрендә “Уйна гармун, яңгыра такмак!” фестивале уздырылды.

Фестиваль Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге гармунчыларын, биючеләрен, такмак әйтү осталарын үзенә җыйды. 

Әлеге фестивальдә Сарман районының Ләке авылыннан «Игәнә» һәм, шулай ук, «Айбагыр» фольклор ансамбльләре дә катнашты. 

Ләке авылыннан Райлә Асанова җитәкчелегендәге «Игәнә» керәшен халык фолькор ансамбле фестивальнең «Частушки» номинациясендә I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Шул ук номинациядә «Айбагыр» балалар фольклор ансамбле II дәрәҗә дипломга лаек булды. «Игәнә» һәм «Айбагыр» ансамбльләренең бу уңышында Ләке авылы мәдәният йорты директоры Римма Антонованың да өлеше зур.

Җыр-биюләр белән беррәттән, "Айбагыр"ның нәни артистлары парктагы фестивальдә оештырылган мастер-классларда да катнаштылар. Алар рәсем ясадылар, ыргаклар ярдәмендә бәйләргә өйрәнделәр.

Соңыннан, үзләре ясаган рәсемнәрне һәм уенчыкларны тотып, барысы бергә истәлеккә фотога төштеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев