Ләкедән хезмәт ветераны Зинаида Анисимова 90 яшен билгеләп үтте
Зинаида Анисимова 1934 елның 30 июнендә, Сарман районының Ләке авылында туган.
“Аңа 7 яшь булганда, әтисе сугышта хәбәрсез югалган. Бер кайдан берниниди ярдәм көтәргә калмаса да, әнисе әйбәт тәрбия биргән, ачлыктан да котыла алганнар. Зина түти 22 яшендә кияүгә чыгып, ире белән 4 бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганычка, 53 яшьтә үк тол калган. 2 улын, 1 оныгын югалткан, күп хәсрәтләр күргән ана ул. Гомеренең күп өлешен колхозда бозаулар караучы булып эшләгән. Хәзерге көндә ике кызы тәрбиясендә матур гына яши. “105 яшькә җитәргә тырышам әле”, ди Зиннук әби”, – дип сөйләде авылдашы Римма Антонова.
Зинаида Петровнаны юбилее белән Сарман муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Фәндәс Вәлиев, Ләке авыл җирлеге башлыгы Юрий Антонов, авылның ветераннар советы рәисе Ольга Асанова котладылар.
Фәндәс Әнәсович район башлыгы Фәрит Хөснуллин исеменнән "Рәхмәт хаты" һәм кыйммәтле бүләк тапшырды.
Фотолар Ләке клубыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев