Кызыл Тауда һәйкәл ачылды
Җиңүнең 79 еллыгын бәйрәм иткән көннәрдә Кукмара районының Кызыл Тау авылында Бөек Ватан сугышында катнашкан солдатлар истәлегенә һәйкәл ачылды.
Һәйкәл Кызыл Тау һәм Яңа Никольский авылларыннан Бөек Ватан сугышында катнашкан якташлар истәлегенә куелган.
«Ул авыл халкыннан җыелган үзара салым акчасына һәм район, авыл җирлеге җитәкчелеге ярдәме белән төзелде. Халык күп җыелды, күрше авылдан клуб хезмәткәрләре, өлкән яшьтәге апалар да килделәр», — дип хәбәр итте шушы авылда яшәүче Раиса Герасимова.
Һәйкәл ачу тантанасында Кукмара муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин да катнашты. Тантананы башлап, авыл җирлеге башлыгы Нургаян Мөхәммәтҗанов:
«Җирлегебезнең 580нән артык ир-егете илебезне фашист илбасарларыннан азат итү өчен сугышка алына, шуларның яртысы диярлек туган якка кире әйләнеп кайтмый. Җиңү көнен якынайткан, әмма бу бәхетле көннәрне үзләре күрә алмаган якташларның батырлыгы безнең йөрәкләрдә мәңге сакланыр», — диде.
Тантанада Азат Харисович, ветеран укытучы, эзтабар Рифат Җәләлиев һәм башка укытучылар да чыгыш ясадылар. Укучылар шигырьләр укыдылар, сугыш турында җырлар җырладылар. Читтә яшәүче карендәшләр дә туган авыллары өчен әһәмиятле вакыйга булган һәйкәл ачу тантанасына кайтканнар иде. Алар арасыннан, туган авылга һәм сугышчыларга атап шигырьләр сөйләүчеләр дә булды.
Соңыннан һәйкәлгә тере чәчәкләр салдылар, яу кырында ятып калган һәм тыныч тормышта арадан киткән фронтовикларны бер минут тынлык белән искә алдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев