Кыр батыры – 2012
Хәбәрләр

Кыр батыры – 2012

Сабантуйлар вакытында батырларның исемнәре билгеле була. Кем бил алышып, кем кул көрәштереп, кем ат чаптырып батыр кала.

Зәй районы сабан туенда Сәвәләй егете Валерий Бутяев батыр исемен алды. Аны белүчеләр, ничек батыр, ул бит моңарчы көрәшми иде, диярләр. Чыннан да, Валерий Бутяев сабан туенда берәүне дә күтәреп салмады. Ул Зәй районы буенча "Кыр батыры - 2012" исемен алды. Үзенә, җиңүче лентасы белән бергә, акчалата бүләк тә тапшырдылар. Валерий быелгы чәчү сезонында 2000 гектар җир эшкәрткән. Тырмада да, сөрүдә дә катнашып, райондаш механизаторлар арасыннан иң уңганы булып чыккан. Хәзерге вакытта ул "Акрос - 53" комбайнын урып-җыю чорына әзерли. Урып-җыю эшләрендә дә беренчелекне бирмәскә исәбе.


Сабантуй Зәй районы Сәвәләй авылы кыр батыры

Нет комментариев