Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кушкүл авылының уңган гаиләсе Муллиннар

Кушкүл – Татарстанның Кайбыч районындагы авыл. Ул Гөбенә елгасы буенда урнашкан.

Күптән түгел генә шушы якларда булырга туры килде. Кечкенә генә бу авылның мәктәбе дә юк, балалар күрше Хуҗа Хәсән авылына укырга йөриләр. Аларны һәр көнне автобус килеп ала, кайтарып куя. Халкының да күбесе шушы авылга йөреп эшли. Шулай да, авыл халкы бик тырыш, күп итеп маллар асрыйлар, бакчада җиләк-җимешен үстереп, бәйрәм-чараларны да калдырмый, үзара ярдәмләшеп,  матур гына яшәп яталар. Авылның күркәм гаиләсе Алевтина һәм Евгений Муллиннар белән таныштырып үтәсем килә. Алар кече ферма тота. 8 савым сыеры һәм бозаулар, сарыклар асрыйлар. Гаиләнең хуҗабикәсе, чыгышы белән Мәлки авылыннан булган Алевтина Муллина белән сөйләштек:

“Үзем Хуҗа Хәсән авылы җирлегендә секретарь булып эшлим. Сыерларны машина белән савабыз. Азыгын сатып алабыз, ә җәен йөртергә болынлыклар бар. Хәзерге вакытта районнан килеп җыеп йөрүчеләргә сөтен тапшырабыз, литры 23 сумнан. Тырышкан кешегә авылда яшәргә була. Өч улыбыз, олысы Казанда укый, икесе мәктәптә укып йөриләр. Кечкенәсе “Инешкәй” ансамбленә дә йөри. Балалар уку алдынгылары”, – диде ул.

Муллиннар гаиләсе районда да, авылда да күп кенә чараларда катнашалар, җыр-моңга да осталар алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев