Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Күренекле карендәшебезнең тормыш иптәше вафат

Күренекле журналист, шагыйрь, язучы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Александр Сергеевич Филлиповның тормыш иптәше Клара Мәрдән кызы вафат булды.

Александр Филиппов Зәй районының Зичәбаш авылында тууына карамастан, Апас районының «Йолдыз» газетасының баш редакторы, шулай ук, «Ватаным Татарстан» газетасының алдынгы журналисты була. Аның «Карендәшләр», «Буранлы яшен», «Ерактагы якын Чүпрәледә», «Урман акланы», «Сабый төчкереге» китапларын халык бик яратып укый. Ул 2017 елның февраль аенда арабыздан китте.

Клара Филипповага 84 яшь иде, ире үлгәннән соң 6 ел яшәде. Ул мәдәният җанлы кеше булып яшәде. Зәй районының мәдәни тормышында, оештырылган кичәләрдә дә бик актив катнаша иде.  Ул үзебезнең «Туганайлар» газетасын һәрдаим укып барды, мактады. 

«Сезне хөрмәт итәм, кайнар сәламнәремне җибәрәм, уңышлар телим, яратып укыйм»,— диеп яза иде безгә Александр Филипповның тормыш иптәше Клара Мәрдановна. 

Гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.

Фото «Зәй офыклары» сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев