Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмарада “Вакыт лабиринтында” этно-квест проектын тормышка ашыру кысаларында чара узды

Әлеге проект “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасында телләр күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү”гә юнәлдерелгән конкурста җиңүче булды

4нче урта мәктәп базасында “Вакыт лабиринтында” этно-квест проектын тормышка ашыру кысаларында чара узды. Әлеге проект “Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Татарстан Республикасында телләр күптөрлелеген саклауга юнәлдерелгән проектларны һәм чараларны гамәлгә ашыруда муниципаль мәдәният учреждениеләренә ярдәм итү”гә юнәлдерелгән конкурста җиңүче булды.

Проект буенча районда яшәүче биш халык вәкиле  үзләренең гореф-гадәтләре, йолалары, җыр-биюләреннән торган программа әзерләп тәкъдим итте. Иң беренче булып, чараны Югары Чура авылыннан килгән керәшеннәр башлап җибәрде. Алар “Капкалы”, “Борылдырыш” уеннарын күрсәтте. Аннан соң Зур Сәрдек җирлегенең мәдәният хезмәткәрләре татар халкының  “Туй йоласы”, “Кыз-кыркын тамашасы”н куйды.

Өченче көнне  Поч.Сутер клубының “Инвожо” удмурт фольклор халык ансамбле чыгыш ясап, милли ризыклары, киемнәре, гореф-гадәтләре турында сөйләде. Алга таба мәктәп сәхнәсенә Чарлы җирлеге үзешчәннәре күтәрелеп, рус милли йолаларын күрсәтте.

Проектны Поч.Кучук авылының “Кна Вел” мари фольклор ансамбле төгәлләде.

 

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев