Кукмара районы башлыгы махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр янында булды
Хәрбиләр өчен тупланган ярдәм махсус хәрби операция зонасына — Сватов районының Меловатка авылына китерелә.
Шушы көннәрдә «Сугышчан кардәшлек» оешмасы вәкилләре тарафыннан махсус хәрби операция зонасындагы хәрбиләр өчен чираттагы гуманитар йөк җибәрү оештырылды.
Кукмара районы башлыгы Сергей Димитриев йөк төялгән автомобильләрне үзе озата барды. Хәрбиләр өчен тупланган ярдәм махсус хәрби операция зонасына — Сватов районының Меловатка авылына китерелә. Бу хакта район башлыгы ВКонтакте социаль челтәрендәге шәхси битендә хәбәр итте.
Сергей Димитриев районыбыз хәрбиләре белән очрашты, район, эшмәкәрләр, ир-егетләрнең туганнары һәм район халкы тарафыннан тупланган гуманитар ярдәмне тапшырды. Болар: төзелеш материаллары, кием-салым, медикаментлар, азык-төлек, шешәләргә салынган су, шәхси гигиена чаралары, генераторлар, буржуйка миче һәм ГАЗ-66 автомобиле базасында җиһазландырылган автомунча.
«Ватаныбызны саклаучы ир-егетләребез белән горурланабыз, алар белән һәрчак элемтәдә торабыз», — диде Сергей Димитриев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев