Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кукмара керәшеннәре айлыгын социаль челтәрләрдә 15 меңгә якын кеше караган

23 апрельдә Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәктә Кукмара керәшеннәренең фольклор коллективлары, үзешчән артистлары катнашында “Талантларың чиксез, туган җирем” дип аталган зур концерт булды

Кукмара керәшеннәре айлыгы барышында уздырылган бу җырлы-биюле бәйрәм башланганчы әле халык музейдагы күргәзмәне карап чыкты. Күргәзмәдә Село Чура мәктәбенең туган якны өйрәнү музеенда саклана торган суккан сөлгеләр, өчпочмаклы солдат хатлары, 200 еллык киндер алъяпкыч кебек сирәк экспонатлар  да бар иде.

Татарстан керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров кичәнең тантаналы өлешендә ясаган чыгышында хәзерге вакытта төп максатның – халкыбыз традицияләрен, телен саклап калуда; балаларга һәм яшьләргә үрнәк булуда; бер-беребез өчен янып яшәп, керәшен данын еракка  таратуда икәненә тукталды. Шулай ук ул, халкыбыз алдындагы олы хезмәте өчен, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриевичка  Рәхмәт хаты тапшырды.

Бәйрәмдә Югары Чура авылының “Карендәшләр” керәшен халык фольклор ансамбле, шул авыл мәктәбе карамагындагы “Тәңкәләр” ансамбле, республика күләмендәге “Балкыш-Сияние” фестивале лауреаты “Асылъяр” бию төркеме, җырчы Вадим Захаров, Эдуард Данилов, Эдуард Асапов  һәм башкалар чыгыш  ясады.

 Соңыннан Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк җитәкчесе Людмила Белоусова Кукмара керәшеннәре айлыгы барышында оештырылган барлык чараларның да әлеге үзәкнең һәм “Туганайлар” газетасының Instagram, ВКонтакте, YouTube каналындагы рәсми аккаунтларында 15 меңгә якын кеше күргәнен ассызыклап үтте. Һәм кичәгә Кайбыч районы вәкилләре дә килгәнен искәртеп, кукмаралылардан соң эстафетаның Кайбыч керәшеннәренә тапшырылуын әйтте.

"Туганайлар" әлеге кичәне Инстаграмда туры эфирда күрсәтте. Видеоязманы карагыз.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев