Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Куян асраучы Денис Мельников: «3 миллион отсам, сугым һәм ит эшкәртү цехын төзиячәкмен»

Үзе чып-чын шәһәр егете – Зәйнеке.

36 яшьлек Денис Мельников исә зур инвестицияләр кертеп, киң масштабта эшләү ниятендә ярты ел элек кенә куян фермасын төзекләндерергә керешкән. Үзе чып-чын шәһәр егете – Зәйнеке.

– Һөнәрем белән төзүче мин, 5 кафе ачкан идем, пандемия чорында шуның дүртесе ябылды. Ә куяннар асраучы эре крестьян-фермерлык хуҗалыклары Татарстанда юк. Мин – беренче! - ди Денис. - Куян фермасын тергезер урынны озак эзләп, Канаш авылындагы ташландык дуңгыз фермаларына тукталдым. Талыйсын талаганнар бит инде – күренеп тора. Нигезе нык, җиренә җиткереп төзекләндерсәң тагын ике гасыр хезмәт итәрлек. Ферма бинасының мәйданы барлыгы 1200 квадрат метр, шуның өчтән бер өлешен өлешен җиңеп чыктым инде, 3 миллион тәңкәдән артык акча кереп тә бетте. Смоленск өлкәсеннән алып кайткач та, куяннарны кечерәк кенә иске бинага җибәргән идем, үскән берсен 4500 тәңкәдән башлата сата килдем, үрчетергә урын җитмәде. Куяннарны хәзер менә яңа өйләренә күчерәбез. Алар түгел үзем куанам, - дип шаярта Денис.

Ак паннон токымлы 10 ана куяны бар. Берсен 4000 тәңкәдән сатып алган. Ни өчен нәкъ менә шушы токымга тукталган? Сәбәбе гади – иткә тиз җитешә. 1,8 килограмм чиста ите чыгарлык икән – суя. Гамәлгә керәсе яңа кануннарны да исенә төшердем. Куян үзе елга “хакимлек” итсә дә, “көдрәте” чикле – иткә җитештерелгән куяннар 2023 елда аерым сую цехларында эшкәртелергә тиешләр.

– Икенче ел рәттән грантка дәгъва кылам. Узган ел төшеп калдым, быел менә нинди уңыш көтәдер. 3 миллион отсам, сую һәм ит эшкәртү цехын төзиячәкмен. Чөнки Татарстанда куян итен эшкәртер өчен мондый цех бөтенләй юк. Тирә-юньдә куян асраучы кешеләрнең дә заказларын кабул итәчәкмен. Куянны суйдың да, тиресеннән арындырып, эч-башын чистартып бирдең түгел, ул махсус кибет киштәләренә куярлык дәрәҗәдә сыйфатлы, ягъни вакуумлы пакетларга төреп биреләчәк. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерәбез икән, кулны иткә буяп сәүдә итмик инде, сатуга чыккан продукциянең халыкка тәкъдим ителеше заман таләпләренә туры килсен, - ди Денис.

Гөлнур Шәрәфиева, Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев