Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

"Кряшен чибяре – 2022" титулы иясе Алёна Евдокимова: «Йола ничек куша – шуны җиренә җиткереп эшлибез»

Мамадыш районының Шәдче Башы авылы кызы белән керәшеннәргә хас йолалар, гаилә кыйммәтләре, гүзәллек һәм милли гореф-гадәтләргә бәйле бәйгеләрнең әһәмияте нидә һәм алга таба ниятләре хакында сөйләштек.

Алёна турында белешмә

– Аңа 23 яшь;

– Мамадыш районының Шәдче Башы авылында дөньяга килгән;

– быел КФУның Алабуга институтын кызыл дипломга тәмамлаган;

– белгечлеге буенча – татар теле һәм әдәбияты, инглиз теле укытучысы;

– шигырьләр иҗат итә.

– Алёна, җиңгәннән соң ниләр кичерәсең?

– Мин бу бәйгегә зур өметләр баглап бардым. Максатым «Кряшен чибяре» таҗын алу иде һәм мин максатыма ирештем дә. Җиңүем турында ишеткәч, горурлык хисләре биләп алды.

«Кряшен чибяре»ндә икенче ел рәттән катнашам. Узган ел Мамадыш районының «Кряшен чибяре» титулын яулаган идем.

– Әлеге титулны яулау – синең өчен нәрсә ул?

– Аны мин халкымның йөзен аклау белән тиң күрәм. Билгеле, бу бик зур җаваплылык хисе өсти. «Кряшен чибяре» таҗын кидем дә бетте түгел бит әле ул.

– Син  «Иң җор телле» номинациясендә дә җиңүче булдың. Тормышта да холкың шундыймы?

– Иң кызыгы – инде икенче ел рәттән «Иң җор телле» номинациясе миндә саклана. Кечкенәдән сәхнәгә нәфис сүз остасы булып чыкканым булды, моның да файдасы тими калмагандыр. Бу юнәлештә үземне үстерергә тырышам. Тормышта да холкым шундыйрак.

– Сәхнә – синең өчен нәрсә ул?

– Сәхнә мине үзгәртә дә куя, анда чыккач мин – башка. Тамашачының игътибары миңа көч бирә, сәхнәгә чыкканчы биләп алган куркулар бөтенләй онытыла. Һәр чыгышымнан ләззәт алам һәм канәгатьлек хисләре кичерәм.

– Алёна, бәйге барышында гаиләләрегезне еш телгә алдыгыз. Евдокимовлар турында да әйтеп китсәң иде.

– Мин Зоя һәм Анатолийның мәхәббәт җимеше булып, көз көне дөньяга аваз салганмын. Гаиләдә без ике кыз: сеңлем – Виктория, ул гаиләдә төпчек бала. Папа – янгын сүндерүче, мама – авыл мәдәният йорты мөдире.

– Сезнең гаиләгә генә хас традицияләр, бәйрәмнәр бармы?

– Гаиләбез белән ирешкән уңышларыбызны уртаклашып, кечкенә бәйрәмнәр үткәрергә яратабыз. Бу күркәм күренеш башка гаиләләргә дә хас дип уйлыйм. Әби-бабайлардан безгә килеп җиткән йолаларны булдыра алганча сакларга тырышабыз. Йола ничек куша – шуны җиренә җиткереп эшлибез.

 

– Ялгышмасам, керәшен кызлары әбиләре белән бик якын була.

– Бу чыннан да шулай. Кызганыч, әбиләремнең икесе дә инде күптән бакыйлыкта. «Кряшен чибяре»ндә – әбиемнең суккан күлмәген, ерак әбиемнең тамаксасын кидем. Үзләре янымда булмасалар да, шул тамаксам белән күлмәгем көч, ышаныч биреп торды.

– Бүген «Кряшен чибяре», «Татар кызы» кебек бәйгеләр ни дәрәҗәдә әһәмиятле?

– Кызганыч, хәзерге заман яшьләре башка кызыксынулар, принциплар буенча яши. Ике буын арасында элемтәләр өзелә. Ә бит өлкәннәрнең тәҗрибәсен туплап калучы булмаса, милләткә бетү куркынычы янарга мөмкин. Ә мондый бәйгеләр яшь буынны тәрбияләп кенә калмый, алга таба үсешен дә тәэмин итә.

– Алёна, керәшен кызлары нинди сыйфатларга ия булырга тиеш?

– Керәшен кызы тыйнак, кызыксынучан булырга, үз милләтен яратырга тиеш. Әлеге сыйфатлар – минем өчен иң мөһимнәре.

– Таҗ кидең. Киләчәккә план-ниятләрең нинди?

– Киләчәккә планнар – таҗны  лаеклы саклау һәм минем дәвамчым булган авылыбыз кызын киләсе елгы «Кряшен чибяре» бәйгесенә әзерләү.

– Иң зур хыялың?

– Берәр җырчының клибында төшү һәм үзем иҗат иткән шигырьгә көй язуларын телим.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев