“Кряшен чибяре-2023” финалисты: Лилиана Макарова
Питрауның йөзек кашы булган, иң көтеп алынган “Кряшен чибяре-2023” конкурсының финалистлары белән таныштырабыз.
«Кряшен чибяре-2023» конкурсында үз көчләрен сынап карарга Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан 10 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.
Яше: 19 яшь.
Кайдан: Теләче районының Иске Карабаян (Колбагыш) авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан кооперация институтында белем ала.
Тормыш девизы: «Бер-береңне аңлап, хөрмәт итеп яшәү!»
Хобби: авылдагы «Беләзек» керәшен фольклор ансамбленә йөри. Бизәндерә һәм прическалар ясый.
Ни өчен конкурста катнаша: Әби-бабалардан калган йола-гадәтләрне яхшылап өйрәнеп, халыкка җиткерү, үз милләтен яклау һәм хуплау.
Хыялы: үзе теккән заманча керәшен милли киемнәре бренды булдыру, сату.
Конкурсның финалы 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.
«Кряшен чибяре-2023» конкурсы финалистлары билгеле!
Игорь Заломский фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев