Хәбәрләр

“Кряшен чибяре-2023” финалисты: Анжелика Павлова

Питрауның йөзек кашы булган, иң көтеп алынган “Кряшен чибяре-2023” конкурсының финалистлары белән таныштырабыз.

"Кряшен чибяре-2023" конкурсында үз көчләрен сынап карарга Мамадыш, Балык Бистәсе, Чистай, Теләче, Тукай, Яр Чаллы, Менделеевск районнарыннан 10 кыз теләк белдерде. Конкурсанткалар белән таныштырабыз.

Яше: 18 яшь.
Кайдан: Теләче районының Субаш авылыннан.
Уку/эш урыны: Казан медицина колледжында укый.
Тормыш девизы: “Һәрвакыт алга барырга, утырган арбадан төшеп калмаска!”
Хобби: Тәмле ризыклар пешерергә ярата, бисер белән чигә.
Ни өчен конкурста катнаша: үз семьяларына хас керәшен йолаларын башкаларга да күрсәтү. Керәшеннәрнең башка төбәкләрдә булган йола-гадәтләрен, бәйрәмнәрен “Кряшен чибяре” сәхнәсеннән үз күзләре белән күрү. Үзен конкурста сынап карау.
Хыялы: “Кряшен чибяре” конкурсында җиңү яулап, әти-әнисен, туганнарын сөендерү.

Конкурсның финалы 15 июль көнне Мамадыш районының Җөри авылында уздырыла торган Питрау җыенында була.

«Кряшен чибяре-2023” конкурсы финалистлары билгеле!

Игорь Заломский фотосы


Комментарии

  • аватар

    Без имени

    0

    0

    Субаштагы Бик Чибэр Кыз