Кр.Бараннан Борис Гурьянов: “Ялкауланмаска кирәк”
Күптән түгел Алексеевск районының Кр. Баран авылына баргач, андагы халык белән сөйләшергә җай чыкты.
Кр.Баранда яшәүчеләр саны, заманында, меңнәр белән исәпләнсә, хәзерге бушап калган йортларга карап та кешеләрнең күпкә кимегәнен белеп була. Шулай да, авылны бетеп баручылар рәтенә кертмәс идем. Төпләнеп матур гына яшәп ятучылар да аз түгел.
Шушы авылда туып-үскән Борис Гурьянов белән сөйләштек. Ул күп еллар авыл хуҗалыгы тармагында эшләгән. Хатыны Галина – китапханәче.
– Кайда гына яшәсәң дә, тырышлык кирәк. Күбесе колхоз, фермалар бетте, эш юк, дип зарлана. Ә шул ук вакытта, кайберәүләр унар-унбишәр баш терлек асрап, җитеш кенә тормышта яши. Сөт продуктлары җитештерә, үзе дә ашый, сата да. Сөтне үзебезнең авылдан Виталий Фомин җыя. Хәзерге вакытта бер литр сөтнең бәясе – 27-28 сум. Әлеге бәяне югары диеп булмый, әлбәттә. Азык сатып алуны, мал асрауның башка мәшәкатьләрен санасаң, бу бик аз инде. Печәнне пай җирләреннән чабып алабыз. Икмәкне сөт саткан акчадан өлеш чыгарып, сатып алабыз. Без үзебез дә малны күп тоттык, әле дә асрыйбыз, алты сыерыбыз, бозаулар, дуңгыз, кош-кортлар бар. Сыер асрамаучылар, кәҗә тоталар. Дуңгызны үзебез өчен генә үстерәбез, аннан керем әллә ни юк. Чөнки дуңгыз үстерү өчен, ипи күп кирәк. Авылыбызда йортлар саны да, халык та шактый кимеде. Ә менә биредә яшәп калучылар авылны көннән-көн ямьләндерә баралар. Йортларын төзекләндерәләр, зурайталар, тышкы яктан тышлап та, эчтән дә матурайталар. Һәр кешенең йортында ук мунчасы, суы, газы кергән. Авылыбызның табигате бик матур . Тирә-ягыбыз урман. Изге чишмә генә ни тора! Ул чишмәдән шифалы су алырга Казаннан, Чистайдан, Норлаттан да еш киләләр. Күп вакыт анда зур чират җыела, хәтта төнлә дә килеп алучылар булгалый, – дип авыл хакында горурланып сөйләде Борис Петрович.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз.
Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.
Нет комментариев