Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кореяда гомере өзелгән Венераны туган ягында җирләделәр

Вафат булган 27 яшьлек Венера Сапуринаның көлен туган ягына алып кайтканнар. Аны Мамадыш районының Владимир авылында күмгәннәр.

Кызның әтисе Александрның төп йортыннан соңгы юлга озаталар. Венераның әти-әнисе, туганы кызының көлен бар шартын туры китереп җирләргә карар кылган. 

— Бер ана да мин күргәннәрне кичермәсен. Алма кебек балам иде бит. «Бар да яхшы, әнием» дип кенә торды. Кырыгын да уздырдык. Йөрәгемнең өзгәләнгәнен белсәгез иде! Теткәләнеп беткәндер инде ул, — ди Марина апа. — Чит илдә, тел белмичә 4 ай яшәү җиңел булмады. Иң авыры күзеңә карап яткан балаңа булыша алмау. Кызымның миңа тутырып карап торулары, күңелсезләнеп елаулары гомерем буе күз алдымнан китмәс. Кадерләп үстергән балаң урынына кулыңа көлен тотырсыннан әле! Авыр, бик авыр.

Марина Сапурина кызына ярдәм иткән һәркемгә чиксез рәхмәтен әйтә. Венераның урыны оҗмахта булсын. Әти-әнисе, якыннарына сабырлык телибез.

Ватаным Татарстан
Гөлгенә ШИҺАПОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев