Корчай авылы халкы хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрә
Хәбәрләр

Корчай авылы халкы хәрбиләргә маскировка челтәрләре үрә

Башкортстанның Бакалы районындагы Корчай авылы клубында маскировка челтәрләрен үрү буенча эшләр дәвам итә.

Мондый челтәрләр – махсус операция зонасында кулланыла торган бик кирәкле әйберләрнең берсе. Бу – бик зур ярдәм.

“Эш, өй мәшәкатьләренә карамастан, иртәдән кичкә кадәр кайный. Өлкәннәргә, әбиләренә каникулга килгән кечерәк ярдәмчеләр – балалар дә кушыла. Яңа гына килүчеләр дә бар. Алар өчен мастер-класс үткәрелә. Үрү технологиясе катлаулы түгел, ләкин мөһим нечкәлекләрне таләп итә. Тизрәк бу аянычлы көннәр туктасын, балаларыбыз, ир-атларыбыз исән-сау кайтсын. Бөтен ил тынычлык тели», – дип хис-кичерешләре белән бүлеште Корчай авылы клубында мәдәни чараларны оештыручы Надежда Пятибратова.

Фотолар Надежда Пятибратовадан.


Нет комментариев