Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Көрәшче керәшен кызы Анжелика Закирова призерлар исемлегендә

Бүгенге көндә Анжелика югары нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итә, спорт юнәлешендәге узенең җиңүләре белән Әлмәт районын таныта.

24 — 27 августта Уфа шәһәрендә билбау көрәше буенча 15-17 яшьлек егетләр һәм кызлар арасында дөнья беренчелеге узды. 20 илдән көчле спортсменнар үз авырлык категорияләрендә көрәште. Ярышларда Россия җыелма командасы составында Әлмәт районы Кәләй авылы кызы Анжела Закирова катнашты. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча ул өченче урын яулады. Аның көрәш буенча беренче остазы — танылган көрәшче, Әлмәт «Ак бүре» көрәш Федерациясе тренеры Фәнил Минһаҗев.

Анжела 2017 елда Фәнил Минһаҗев җитәкләгән Кәләй авылындагы көрәш секциясенә тренировкаларга йөри башлый. Балачактан көрәш белән кызыксына, төрле ярышларда катнашып үскән кыз. Менә инде ике ел дәвамында ул Олимпия резервы спорт мәктәбендә тренер Эльмира Нәфисуллинада ирекле көрәш белән шөгельләнә. Шулай ук тренер Фәнил Минһаҗев секциясенә йөрүен дәвам итә, билбау көрәше белән шөгыльләнә.

Анжела Закирова — билбау көрәше ирекле стиль буенча Татарстан чемпионы, Россия призёры, дөнья беренчелеге призёры исеменә лаек булган яшь спортчы. Бүгенге көндә ул югары нәтиҗәләргә ирешүен дәвам итә, спорт юнәлешендәге узенең җиңүләре белән Әлмәт районын таныта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев