Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кондратада тырыш халык яши

Чистай районының Югары Кондрата авылында 250ләп кеше яши.

108 укучыга исәпләнгән төп мәктәптә балалар белем ала. Мәдәният йортын ремонтлыйсы бар, шунлыктан авылдага концертлар, кичәләр мәктәпнең спорт залында үтә. Шулай ук, мәктәп бинасында китапханә һәм музей эшли. Чиркәүне ремонтлап, түбәсен матур итеп ябып куйдылар.

«Әлеге эштә төп оештыручы — Александр Тарасов. Эшне башлап җибәргәч, аны дәвам да итәсе бар бит, бу юлы безнең яшьләребез активлык күрсәтте. Социаль челтәрләрдә аерым төркем булдырып, матди ярдәм тупладылар. Җыелган акчаның нәрсәләргә тотылуы турында халыкка җиткереп тордылар. Авылда халык бердәм, үзләре генә ярдәм итеп калмады, шәһәрдә яшәүче балаларын да тарттылар. Читтә гомер итүче авылдашларның күпчелеге Югары Кондратаның ямен саклауга, уртак эшкә зур өлеш кертә. Авылыбызның бүгенгесе һәм киләчәге өчен җан атып йөрүче, ярдәм кулы сузучы һәр кешегә рәхмәтлебез. Әле, зурлап, юллар төзеде. Монда, әлбәттә, үзара салым акчасы кереп китте», — дип хәбәр итте лаеклы ялдагы укытучы Светлана Чалмаева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев