Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Коммуналь хезмәтләргә тарифлар кайчан үзгәрәчәге билгеле

Россиянең барлык төбәкләрендә коммуналь хезмәтләргә тарифларны планлы индексацияләү 2024 елның 1 июленнән, ел ярымлык тәнәфестән соң булачак.

2023 елда индексация булмады, дип искәртте Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республика Тарифлар буенча дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев.

«Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитеты, Федераль закон таләпләренә туры китереп, 2024 елга тарифларны быелның 20 декабренә кадәр расларга тиеш. Тарифлар Россия Хөкүмәте тарафыннан расланган социаль-икътисади үсеш фаразы күрсәткечләрен исәпкә алып хисапланачак», — диде ул.

Спикер билгеләп үткәнчә, коммуналь хезмәтләр өчен гражданнарның түләү индексы үсеш чиге, Россия Хөкүмәте карары белән, республикада уртача 10,8 процент күләмендә расланган. Аерым муниципаль берәмлекләрдә кулланырга мөмкин максималь рөхсәт ителгән тайпылыш 4,9 процент күләмендә билгеләнгән.

Бу күрсәткечләр барлык 913 муниципаль берәмлекне һәм җиде коммуналь хезмәтне исәпкә алып, Татарстан өчен уртача кабул ителгән. Конкрет коммуналь хезмәткә тариф үсеше уртача зурлыктан аерылырга — зуррак һәм кечерәк булырга мөмкин.

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев