Россия халкының күпчелеге бу чир махсус таратылган дип исәпли.
Халык фикерен өйрәнү фонды уздырган ткишерү-сораштырудан күренгәнчә, Россиядә яшәүчеләрнең 46 проценты COVID-19ны дөньяда махсус таратканнар, дип ышана. Бары тик 27 проценты гына бу, стихияле рәвештә, үзеннән-үзе таралган, дигән фикердә тора.
Россиядә яшәүчеләрнең 46 проценты COVID-19ны дөньяда махсус таратканнар, дип ышана. Бары тик 27 проценты гына бу, стихияле рәвештә, үзеннән-үзе таралган, дигән фикердә тора.
Ә галимнәр фикере башкачарак. Россиянең атказанган табибы Михаил Коган әйтүенчә, бу чир буенча әле ачыкланмаган мәсьәләләр күп икән. Галимнәрнең күпчелеге Кытайның Ухан шәһәрендәге базарда хайваннардан кешегә күчкән дип исәпли. Ә кайбер галимнәр лаборатория шартларында барлыкка килгән дип раслый.
Әмма монда бернәрсә бәхәссез: 2020 елның 9 январендә Кытай җитәкчелеге яңа коронавирусның пневмониягә охшаган билгесез чир китереп чыгарганын раслаган. Шул чордан алып бу чир җир йөзендә 7 миллионга якын кешене теге дөньяга алып киткән.
Нет комментариев