Клавдия Семеновна Кр. Баранда туып-үскән.
Хәзерге вакытта Алексеевскиның үзендә гомер итә.
«Туганайлар» газетасын сагынып көтеп алабыз, ирем 7 ел элек мәңгелеккә күчте. Әнисе рус милләтеннән булса да, үзен «чын керәшен мин» ди иде, дип искә алды ул ирен:
«Мин башта үзем алдырган газеталарның башкаларын карап-укып чыгам да, үзебезнең керәшен газетасын ахырга калдырып, озаклап укыйм. Шул кадәр күңелем тула, елый-елый укыйм. Барлык керәшеннәр тормышы яктыртыла. Без үскәндәге йола-бәйрәмнәр хакында искә төшереп, хәзерге вакытта аларның яңаруы турында шатланып укыйм. Авылга бик еш килә алмыйбыз. Шулай да бәйрәмнәрне калдырмыйбыз» ,– дип сөйләде Клавдия түти.
Нет комментариев