Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клара Ермолаева: «Яу кырындагы егетләр турында елый-елый язам»

Ел дәвамында башкаларның профессиональ бәйрәмнәрен яктыртып баручы журналистларның да үз көннәре бар. 19 май – Татарстан матбугаты көне иде. Шул уңайдан, карендәш журналистлар белән сөйләштек.

Клара ЕРМОЛАЕВА:

– «Зәй офыклары» газетасында корреспондент булып эшлим. Редакциягә килүемә быел 24 ел тула.

Мәктәптә татар теле укытучысы булып эшләгәндә, «Зәй офыклары»на язмалар алып килә идем. Ул вакытта газетабызның баш редакторы Венера Гаврилова, безгә корректор кирәк, дип, эшкә чакырды. Башта редакциягә килгән хатларны тәрҗемә итеп, газетага әзерләп шомарсам, соңрак үзем дә кызыклы темалар табып яза башладым. «Зәй офыклары»ның ВКонтакте челтәрендә үз битен булдырып, аны алып бару да минем өстә.

Өлешчә мобилизация башланып, егетләребезне яу кырына озату авыр булды дияр идем. Бу турыда мәкаләләрне дә елый-елый язам. Аларның исән-сау булуы – безнең өчен бик мөһим, очрашуларны да көтеп алам.

Бүгенге көндә, интернет төрле фейк яңалыклар белән тулган, ә басма матбугатта расланган, тикшерелгән мәгълүмат кына бирелә. Газета-журналларны кулга тотып уку культурасының бүгенгәчә саклануы безне бик сөендерә. Әлбәттә, газета-журналларны өлкәнрәк яшьтәге кешеләр күбрәк яздыра. Бу аңлашыла. Яшьләр электрон матбугат чараларына өстенлек бирә.

Хәзерге журналистлар турында сөйләшсәк, алар заман белән бергә атларга тиеш. Бүгенге журналист көн кадагындагы язманы тиз арада эләктереп алып, минутында-секундында социаль челтәрләргә «эләргә» тиеш. Иң мөһиме – укучыга тиз арада мәгълүмат җиткерү. Хәзерге заман журналисты гаять оператив, үткен карашлы, үз-үзенә ышанган, көчле характерлы, теләсә нинди ситуациядә югалып калмаучы һәм күп функциягә ия телефонлы булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, киләчәк яшьләр кулында. Хәзерге яшьләрнең тормышны күзаллавы, фикерләүләре югары дәрәҗәдә, аларга дөрес юнәлеш бирергә генә кирәк.

Керәшеннәрнең «Туганайлар» газетасына килгәндә, бәйрәмнәрдә, уразаларда укыла торган иманнар, дини бәйрәмнәребез турында язмалар бик күп басыла. Буыннан-буынга күчеп килә торган бу байлыгыбыз – бүгенге көндә яшәүчеләр һәм киләчәк буыннар өчен бик кирәкле рухи кыйммәтләр. Эзләнүдә, күренекле карендәшләребез турында язуда керәшен авылларын күбрәк яктыртыртуда зур уңышлар телим коллегаларга. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев