Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Клара Булатова: «Кем булса да – кеше булыгыз!» – видео

Клара Булатованың иҗаты белән якыннанрак танышу өчен, шагыйрәнең 85 яшьлек юбилее уңаеннан төшерелгән шигьри тапшыруны тәкъдим итәбез.

Алтынчы класстагылар


Алтынчылар...
Унөч, ундүрт яшьтә.
Киләчәктә сездән кем чыгар?
Инженерлар, врач һәм, әлбәттә,
Космонавтлар чыгар, җырчылар.

Үсеп килгән галәм хуҗалары!
Килер көнгә шулар барасы.
Ә бүгенгә менә минем алда
Орбиталар – парта арасы.

Сорау тулы күзләр сиңа карый:
Бер сораумы, йөзме, меңәүме?
«Белмим» сүзен, куй, юк, әйтә күрмә!
Кичермиләр алар белмәүне.

Син белергә тиеш, укытучы,
Ни сорыйлар – шуны белергә.
Укытучы булу – бу шундый эш, -
Белгәнеңне кирәк бирергә.

Белгәнеңне бирә белү кирәк:
Ундүрт яшьлек үсмер хыялын
Чикләмәсен парта орбитасы,
Алтынчының класс дивары.

Бу яшь буын юллар юнәлешен
Синнән ала кая барырга?!
Алар гомере, заман килере өчен
Җаваплы син тормыш алдында.

Унөч-ундүрт яшьтә...
Алтынчылар...
Тик башлана гына юлыгыз.
Киләчәктә сездән кемнәр чыгар?..

Кем булса да –
Кеше булыгыз!

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев