Әлеге өч илдә коронавирус белән чирләүчеләр бик нык арткан.
Кипрда бер тәүлектә 700ләп кеше коронавирус йоктырган. Билгеле булганча, кипрлылар әле 31 майда гына медицина маскасыннан котылган булганнар. Ә инде 8 июльдән ул илдә кабат авыз-борынны маска-битлек белән томалап йөри башлаганнар.
Пакистанда исә тәүлегенә 800гә якын кеше COVID эләктергән. Шунлыктан, анда халык июнь азагыннан бирле маскадан йөри.
Хәзерге вакытта дөньяның 110 илендә COVID чирлеләрнең артканнан-арта баруы күзәтелә. Шуңа күрә безнең барыбызга да тиешле санитария таләпләрен үтәргә – кулларны сабынлап юарга, транспортта, кибеттә авыру билгеләре булган кешеләрдән читтәрәк торырга һәм үз сәламәтлегебезне ныгытуга игътибар бирергә кирәк.
Нет комментариев