Россия Хөкүмәте ял һәм бәйрәм көннәре календарен 2022 елның августында игълан итте.
Киләсе озын яллар февраль азагында булачак. Ул атнада өч көнлек эш атнасы көтелә.
Февральдә дүрт көн рәттән ял көне була – 23, 24, 25, 26 февраль. Быел 1 гыйнвар якшәмбе көнгә туры килде, аны 24 февральгә күчерделәр.
Татарстанда ике ял көне белән биш көнлек эш атнасы булганда, 244 эш көне була, аларның алтысы бер сәгатькә кыскартыла. Ял көннәре 121 көн, шул исәптән 17 эшләми торган бәйрәм көне була.
Татар-информ
Фото: thehealthjournals.com
Нет комментариев