Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Кибәч авылында Токрановлар бакчасында өем-өем кабаклар ерактан күренә

Питрәч районының Кибәч авылында яшәүче Галина һәм Павел Токрановлар бакчасында үскән кабакларның исәбе юк.

Бу хакта безгә Кибәчтән Лидия Пронина хәбәр итте, фотога төшереп җибәрде.


“Галина минем классташым. Аның белән горурланам, гаиләсе бик матур, ике кыз, бер малай тәрбияләп устерделәр, барысы да тормышлы. Бик куп китаплар укучы, “Туганайлар” газетасына ел саен языла, яратып укый, фикерләшә. Аларның бакчаларында өем-өем торган кабакларны күргәч язмыйча булдыра алмадым”


Без Галина Константиновнаның үзе белән дә сөйләштек:


“Авылда мал тотмыйча яшәп булмый. Үгезләребез дә, бозауларыбыз да күп. Әнә шуларны ашатыр өчен кабак үстерә башладык. Сыер тотмыйбыз. Күп итеп кәҗә асрыйбыз. Ирем гомер буе авылда шофер булып эшләде. Үзем ашханәдә пешекче булдым. Унбер елдан бирле социаль хезмәте күрсәтү эшендә. Минем карамакта унбер олы яшьтәге әби-бабаем бар, аларның бар эшләрендә дә булышам. Хезмәтемне бик яратам. Авыл тормышыннан зарланмыйбыз, бар эшкә дә өлгерергә тырышабыз. Балаларыбыз да Питрәч районында гына яшиләр, 5 оныгыбыз бар, тагын артыр дип көтәбез. Бакчада яшелчә үстерү үзе бер кызык. Чөгендерен дә чәчәбез, бәрәңге бакчабыз да зур. Үзебезнең дә тамак тук. Терлекләр дә яратып ашый”, – диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына языгыз, шалтыратып әйтегез.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев