Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Хөкүмәтнең ковидка каршы чикләүләрне катгыйландыру турындагы карары дөнья күрде

Документта 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертеләчәге хакында сүз бара

Хокукый мәгълүмат порталында Татарстан Хөкүмәтенең агымдагы эпидемиологик вазгыятькә бәйле рәвештә коронавирус инфекциясенә каршы чикләүләрне катгыйландыру турындагы карары дөнья күрде. Бу турыда "Татар-информ" хәбәр итә.

Аерым алганда, документта 22 ноябрьдән җәмәгать транспортында QR-кодлар системасы гамәлгә кертеләчәге хакында сүз бара. «Татар-информ» агентлыгы материалларында билгеләп үтелгәнчә, җәмәгать транспортыннан файдаланганда пассажирлар коронавируска каршы вакцинация узуын раслый торган QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтергә тиеш. Оператив штабта пассажирларны ничек тикшерәчәкләрен аңлатканнар иде инде.

Шулай ук QR-кодлары яки вакцинациянең тискәре йогынтысы турында рәсми документлары булмаган 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә бирелгән транспорт карталарының гамәлдә булу вакыты туктатылачак.

Моннан тыш, автовокзал һәм автостанцияләрдә шәһәр яны һәм муниципальара маршрутларда (моңа төбәкара маршрутлар керми) 18 яшьтән узган һәр пассажирга, ул QR-код яки вакцинациянең тискәре йогынтысы булуы турында рәсми документ күрсәтми торып, билетлар сатылмаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев