Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен Сәрдәсендә Корман боткасы пешергәннәр

Бу йола июль ае урталарында, бигрәк тә яңгырлар озак яумый торган арада, Ходайдан яңгыр сорап табыну рәвешендә уздырыла.

Питрәч районының Керәшен Сәрдәсе халкы өчен бу, һичшиксез, борынгы бабайлардан калган иң олы, иң зур хөрмәткә лаеклы йолаларның берсе. Аның тамырлары – Нардуганнар белән бер тарихи тирәнлектә.

Керәшен Сәрдәсендә Корман боткасы пешерү авыл чишмәсе янында уздырыла. Елга ярына учак ягып, зур казаннар асалар, һәр нигездән, табакка салып, әбиләр, җиңгиләр ярма, күкәй алып киләләр. Ярманың төрлесе булса да ярый: тары, бодай, арпа, карабодай.

Казанга ярманы, иң башта, авылның элгәреге беренче нигезендәге хәзерге хуҗалар салырга тиеш. Керәшен Сәрдәсендә ул, авылның беренче хуҗасы, Текей бабайның оныгы – Андрей Текин. Аның пуҗымы – Түбән оч күпере янында, Токиновлар нигезе. Казанга, башлап, беренче өлешне салу ел саен аларга тапшырыла.Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев