Яңа уку елы башланырга санаулы көннәр генә калып бара. Мәктәпләр уку елына әзерме?
- Мәктәбебез тулысы белән әзер дип әйтергә була. Агымдагы ремонт: буяу, җыю эшләре инде башкарылды. Туалет бүлмәсенә җылы су кертү белән йөрдек. Спортзал түбәсен профнастил белән ябу турында сөйләшүләр алып барабыз. Мәктәп бакчасында уку елы буена кулланырга җитәрлек яшелчә җиләк-җимеш үстердек.
Бүгенге көнгә 22 балабыз бар: 9 нчы класста – 3 бала укыячак, беренче класска 1 бала керәчәк дип көтәбез. Мәктәпкә керергә яше җитеп килгән балаларга, ел дәвамында атнага бер көн әзерлек курслары уздыруны башлап җибәрү буенча эшләр алып барабыз,- ди Питрәч районы Керәшен Сәрдәсе мәктәбе директоры Николай Васильевич Морозов.
Нет комментариев