Керәшен егетләре – Worldskills Russia җиңүчеләре - фото
Хәбәрләр

Керәшен егетләре – Worldskills Russia җиңүчеләре - фото

20-24 май көннәрендә "Казан Экспо" халыкара күргәзмәләр бинасында "Яшь профессионаллар" Worldskills Russia VII илкүләм чемпионаты узды.

Анда Казан төзелеш һәм архитектура колледжының 1-3 курсларында белем алучы Кукмара районы Поршур авылы егетләре – Дмитрий Дмитриев белән Роман Чулков та бар. Алар “Кирпеч салу” һәм “Кирпеч салу юниорлар” компетенцияләрендә Дмитрий – беренче, Роман икенче урын алды.

Дмитрий август аенда узачак "Яшь профессионаллар" Worldskills дөньякүләм чемпионатына чакыру алган.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе саныннан укыгыз. Фотолар егетләрнең шәхси архивларыннан алынды


Нет комментариев