Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшен авылларында Симек, Тройсын, Чүк, Җармука бәйрәмнәре үтәчәк

Зәй, Питрәч, Балык Бистәсе, Теләче, Әлмәт, Лаеш, Алексеевск, Менделеевск, Түбән Кама, Чистай, Кайбыч, Кукмара районнарының керәшен авылларында июнь аенда үтәчәк бәйрәмнәрнең көннәре билгеле булды

Алдагы атналарда Татарстанның керәшен авылларында Тройсын, Симек, Чүк, Җармука бәйрәмнәрен зурлап үткәрергә әзерләнәләр. Җәйге бәйрәмнәрнең иң беренчесе — Мулимун. Ул Мамадыш районы Колышчы авылында быел 12 июнь көнне узды.

Зәй

Туңылҗада  бәйрәм 19 июнь көнне 11.00 сәгатьтә башланачак.

Фёдоровка һәм Алкин авылларында Тройсын 20 июнь көнне (11.00 сәгатьтә)  булачак.

Питрәч

Янсуар авылында Тройсынны 18 июньдә үткәрәчәкләр. Бәйрәм 17:00 сәгатьтә башланачак.

19 июньдә Кибәч (18:00 сәгатьтә), Көлкәмәр (14:00 сәгатьтә), Кәвәл ( 14:00 сәгатьтә) авылларында бәйрәмнәр узачак.

20 июньдә Керәшен Сәрдәсендә (13:00 сәгатьтә) Тройсын гөрләячәк. Аны авыл халкы Казандагы Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк белән бергә оештыра.

Балык Бистәсе

19 июньдә 14.00 сәгатьтә Алан-Полян авылы халкы Симек бәйрәменә җыелачак.

20 июньдә Тройсын Керәшен Казысында (12.00 сәгатьтә) һәм Үри Чаллысында (18.00 сәгатьтә) булачак.

Иванай белән Казаклар Чаллысы авыллары берләшеп, 27 июньдә Чүк бәйрәме уздырачак. Бәйрәм 11.00 сәгатьтә башланачак.

Теләче

20 июньдә Тройсын бәйрәме Субаш һәм Иске Карабаян авылларында 13.00 сәгатьтә башланачак.

Әлмәт

Илтән-Бутада Тройсын бәйрәме 20 июньдә үтәчәк.

Лаеш

 20 июньдә Ташкирмән авылында Тройсын йоласын үтиячәкләр. Алар бу көнне изге тауга менеп, келәү итәләр. Табигать-Анага корбан китерәчәкләр.

Алексеевск

Кр.Баран авылы халкы Тройсын бәйрәмен 19 июньдә үткәрергә җыена.

Менделевск

Иске Гришкинда зур матур бәйрәм оештырачаклар. Ул 26 июнь көнне булачак.

Түбән Кама

Олы Аты һәм Җирекле авылларында 19 июньдә уза.

Чистай

Югары Кондрата авылында да Каен бәйрәме 20 июньдә 10.00 сәгатьтә була.

Кайбыч

Олы Тәрбиттә 20 июньдә (10.30 сәгатьтә) Җармука бәйрәме уздырачаклар.

Кукмара

Село-Чура авылында 20 июньдә кичке якта Симет бәйрәме гөрләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев