Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәр Татарстан Республикасы көне уңаеннан оештырылган чараларда катнашачаклар

Казанда "Уйнагыз, гармуннар!", "Tat Cult Fest", "Милли кием", "Казан сөлгесе" фестивальләре булачак

30 августта Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре көне билгеләп үтелә. Ул көнне казанлыларны һәм башкала кунакларын кызыклы һәм бай программа көтә. Мәсәлән, 30 август көнне Иске Татар бистәсендә "Казан сөлгесе" VI Халыкара фестиваль-конкурсы булачак. Җырлы-биюле конкурста керәшеннәрнең "Бәрмәнчек" дәүләт ансамбле дә катнашачак. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы булу сәбәпле, фестиваль кунакларына эпидемиягә каршы нормаларны үтәү буенча таләпләр куелачак - тамашачылар махсус битлекләр кигән һәм бер-берсеннән тиешле ераклыкта ара калдырып баскан булырга тиеш. Бу турыда Казан мэриясы сайтында хәбәр ителә.

Шул ук көнне Галиәсгар Камал театры каршында "Уйнагыз, гармуннар!" халык иҗаты фестивале үтәчәк. Әлеге фестивальдә керәшен ансамбльләрен дә күреп булачак.

Республика һәм Казан шәһәре көнендә Кремльдә "Tat Cult Fest", Кабан күле янында "Милли кием" фестивальләрен дә үткәрәчәкләр. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев