Керәшеннәрдә җәйләрен кырлы киез эшләпә кию киң таралган булган.
Аны ак сарык йоныннан ясаганнар. Керәшеннәр соры эшләпәгә өстенлек биргән. Кырлары бераз өскә кайтарылып торган эшләпәләр аеруча кулланылышта булган. Казан губернасының Мамадыш, Минзәлә Уфа губернасының, Бөре, Бәләбәй өязләрендә аска карап торган киң кырлы эшләпәләргә өстенлек биргәннәр. Керәшеннәр чүпрәк өсле малахайдан да йөргән.
«Тартарика»-Этнографика китабыннан.
Нет комментариев