Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Керәшеннәрдә хатын-кызлар баш киеме атамалары кергән җыру куплетлары

Керәшеннәрнең үзенә генә хас йолалары, тел үзенчәлекләре, бизәнү әйберләре, кием-салымы җырулары бар.

Эзәй буйларыннан эз киткән,
Ак калпакай кигән кыз киткән.
Ак калпакай сызмалы,
Без керәшен кызлары.

Ак калпагың кисәнә,
Чугын артка чөй сәнә.
Эчеңдәге җаның ничек,
Безне шулай күрсәнә.

Актый калфак белән сары чачак
Маңгай чәчләреңне капласын.
Бер битең ай, берсе кояш –
Яман күздән Ходай сакласын.


Түгәрәк яулык чиктем мин,
Түгәрәк күзем түктәреп.
Син икәнен белгән булсам,
Карар идем күзем күтәреп.

Сүрәкәләр чиктем киргесез,
Күреп чиккәннәргә биргесез.
Сайлап ярны мин сөймәдем,
Сайлап сөйгәннәргә биргесез.

Сүрәкәләр чиктем исәпләп,
Дүртти почмакаен пичәтләп.
Әйтәсе сүземне әйтми калдым,
Алдагы көнемне исәпләп.

Кәсилә ди бауларың көмеш булса,
Саласың да килмәс муеныңнан.
Сөйгән дә җәрләрең матур булса,
Чыгарасың килмәс куйныңнан.

Базарларга барып тәңкә алдым,
Кәситәгә түгел, түшлеккә.
Кызыгыз өчен борчылмагыз,
Без тотарбыз аны кешелеккә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев