Туганайлар

Татарстан

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

“Керәшен сүзе “ газетасы “Керәшен хәбәре” дә булып алды

Үзгәреш елларында чыга башлаган газетаның исемен үзгәртеп торырга туры килгән.

1995 елны Яр Чаллы шәһәрендә, шул ук Ананий Малов (әдәби псевдонимы – Ямаш Игәнәй) редакторлыгында “Керәшен хәбәре” дә чыгарылды. Керәшеннәр өчен булган газетаның исемен һәм форматын үзгәртеп кабат теркәтүнең җитди сәбәпләре булгандыр. Анысына тукталып тормыйча, “Керәшен хәбәре” редакторы Ананий Маловның бу газетаның 30 июнь санында басылган “Керәшен хәбәре” – үз газетаң, карендәш!” дигән мәкаләсеннән бер өзек китерәбез.

 “Белгәнегезчә, моннан ике ел элгәре, Чаллы керәшен җәмгыяте тарафыннан, сезнең өчен “Керәшен сүзе” исемле газета чыга башлаган иде. Чыгаруы бик кыенга туры килсә дә, халкыбыз өчен бердәнбер булган бу рухи шәм яктысы карендәшләребез күңелен азмы-күпме яктырта алды...

Шулай булмый хәле дә юк, чөнки ул – асыл нәселебез хакында бары тик чынын, дөресен генә язучы, аның мәнфәгатьләрен кайгыртучы бердәнбер информация, мәгълүмат бирү чарасы.

...дөньяны тарсынучылар аркасында, газетабызны чыгару кыенлыклары килеп туганлыктан, аның учредителен алыштырырга һәм исемен үзгәртергә, юк мәшәкатьне бар итеп, республика информация һәм матбугат министрлыгында кабат теркәтергә мәҗбүр булдык. Шуның аркасында газета вакытында чыга, подписчикларга вакытында барып җитә алмады.

Әмма газетаның төп вазыйфалары үзгәрмәде. Алар шул ук: югалып бара торган гадәтләребезне, йолаларыбызны, культурабызны, динебезне-иманыбызны, сәнгатебезне – кыскасы, халкыбызның асыл рухи хәзинәләрен, күңел җәүһәрләрен, җырларын саклап калуга, үстерүгә һәм баетуга лаеклы өлеш кертү. Әйе, 700 меңгә якын карендәшләребезгә җиткерәсе хәбәрләребез иксез-чиксез. Шуларның кайберләрен генә санап үтик: затыбыз-нәселебезнең килеп чыгшы хакындагы дөреслек, үткәнебез-тарихыбыз, тормыш-көнкүрешебез, кылган гамәл-эшләребез, нәселебезнең асыл  затлары, һөнәр ияләре, сәнгать әсәрләребез, язучыларыбыз-шагыйрьләребезнең әсәрләре, дин-иманыбыз хакында мәгълүматлар – бик күп, тагын бик күп хәбәрләр ирештерәсебез бар үзебезнең асыл нәселдәшләребезгә.

Инде дә сезгә бер үтенеч, карендәшләр, үзебез өчен чыга торган бердәнбер газеатбызга бердәм язылсагыз иде. Ятлар безгә ярдәм итмәс”, – дип яза “Керәшен хәбәре” газетасы редакторы Ананий Малов. Бу газетаны алдырган 2000 керәшен редактор мәкаләсен укыган ул чакта. Ә инде 1995 елның 8 декабрендә “Керәшен хәбәре” 5000 тираж белән басылган! Бу исә ул катлаулы елларда керәшеннәрнең үз газетасы кадерен дә һәм үзенең асыл нәселдән икәнен дә белүенә ачык бер дәлил! Килешәсезме, туганыйлар?.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Керәшен дөньясындагы яңалыкларны ВКонтакте, Телеграм-каналда карап барыгыз. 

Хәбәрләрегезне 89172509795 номерына "Ватсап" аша языгыз.

Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-byt
Telegram-канале
Подробнее: http://tuganaylar.ru/news/novosti/aybagyru-bytсоциаль челтәрләрендәге группалардан укып, белеп барыгыз.

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев