Керәшен Шураны түтиләре махсус операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләде
Хәбәрләр

Керәшен Шураны түтиләре махсус операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләде

Мөслим районы халкы берләшеп, махсус хәрби операциядә катнашучыларга янәдән ярдәм күрсәтә.

Керәшен Шураны авылының уңган түтиләре махсус операциядә катнашучыларга өй токмачы әзерләде. Бу хакта мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре хәбәр итте.

– Мәдәният йортында авылыбызның уңган апалары мобилизацияләнгәннәргә ярдәм йөзеннән өй токмачы кистеләр.Бу изге эштә катнашучыларга мең-мең рәхмәт. Егетләребезне исән-сау каршыларга насыйп булсын, – дип әйтә мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре.


Нет комментариев